news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: "Казанның бөтен байлыгы аның үзенчәлегендә һәм тарихында"

ТР Президенты Казанның тарихи үзәген карады

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»).  Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда  Иске Татар Бистәсе территориясендәге объектларны торгызу эшләре һәм Яңа Татар Бистәсен үстерү мәсьәләләре белән танышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар озата йөрде. 

Беренче объект – җәяүлеләргә бирелгән Каюм Насыйри  урамының парковка зонасына әверелгән өлеше. Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИгә Казан каласы Башкарма комитеты белән бергә җәяүлеләр өлешен киңәйтергә, парковка урыннарын башка җиргә күчерергә, шулай ук Фатыйх Кәрим урамын туристлар автобуслары туктап тору урыны итеп җайлаштырырга тәкъдим итте. Җәен Иске Татар Бистәсендә йөздән артык автобус парковка өчен урын эзли, диде Олеся Балтусова.

Икенче объект – «Кәвешче йорты» торак архитектурасы ядкаре. 19 нчы гасыр азагында кәвешче Кәрим төзегән бина ул, революциядән соң аны коммуналь фатирлар иткәннәр. 2000 еллар башында авария хәлендә булганга, аннан кешеләрне күчергәннәр. Реставрация эшләре 2011 елда башланган. Бинаның таштан корылган өлешендә 17 номерлык мини-кунакханә ачарга җыеналар. Рөстәм Миңнеханов кунакханә номерларын карап чыкты һәм инвесторлар белән сөйләште. 

Аннары Татарстан Президенты «Шамил йорты»нда булды, ул 19 нчы гасыр уртасында төзелгән. Объект Россия Федерациясе мәдәни мирасына керә, ул – Иске Татар Бистәсенең төп истәлекле урыннарыннан берсе. Бүген анда Г.Тукайның әдәби музее урнашкан. Күп еллар буена бина ремонт көтә. Татарстан Президенты объектны тикшереп чыгарга һәм яңа реставрация проектын әзерләргә һәм искергән музей экспозициясенең принципиаль реновация проектын эшләргә кушты.

Иске Татар Бистәсендә Рөстәм Миңнеханов реставрация таләп ителгән берничә мәчетне карап чыкты. Шулардан берсе - 1881 елда төзелгән Әҗем мәчете. Революциядән соң монда киномеханиклар мәктәбе дә, шәһәр кинотеатры да урнашкан булган. 1992 елдагы  реконструкция барышында мәчеткә башлангыч рәвешен кайтарганнар. Хәзер яңадан ремонт эшләре башкарырга кирәк. Татарстан Республикасы Президенты хәзрәт белән сөйләште һәм гамәлдәге реставрация проекты буенча түбәне ремонтлау мөмкинлеген карарга кушты. 

Тагын берсе – Бистә мәчете, аны тулысынча реконструкцияләргә кирәк. Хәзерге вакытта аяныч хәлдә булуы сәбәпле, аны ябып торырга дигән карар кабул ителгән.

Аннары барысы да Яңа Татар Бистәсенең татар зиратына юнәлделәр. Шуннан соң  Идел елгасының ЭЭМ яр буе базасы территориясенә бардылар. Анда Рөстәм Миңнехановка территорияне үзгәртеп кору буенча КДАТУ тарафыннан әзерләнгән проектны тәкъдим иттеләр. Татарстан Президенты  билгеләп үткәнчә, бу проект күптән кирәк иде. Ул шәһәр җитәкчелегенә җир кишәрлекләре һәм шундагы объектлар  милекчеләре белән территорияне үстерү концепциясе турында очрашып сөйләшергә кушты. 

Соңгы объект – «Казан» милли мәдәният үзәге. Рөстәм Миңнеханов музей комплексын карап чыкты һәм учреждение җитәкчелеге белән сөйләште. «Казан» милли мәдәният үзәген үстерү проектын тәкъдим итү барышында икенче төркемне Казансуның яңартылган яр буе белән бәйләргә һәм Фёдор Шаляпин музее проектын гамәлгә ашырырга тәкъдим ителде. Татарстан Президенты бу идеяне хуплады.

«Казанның бөтен байлыгы аның үзенчәлегендә һәм тарихында. Интерактив җайланмалар һәм гаджетлар – кызыклы нәрсәләр, әмма бу вакытлы күренеш. Технологияләр алга бара, ә кешеләрне һәрвакыт тарих һәм борынгы предметлар кызыксындыра. Экспозицияне киңәйтү буенча эшләргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.         

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100