Рөстәм Миңнеханов: Казанда перинаталь үзәк төзү буенча карар кабул ителде
Яңа перинаталь үзәккә ихтыяҗ турында министр Марат Садыйков чыгышында әйткән иде.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда яңа бала тудыру йорты төзеләчәк.
«Казанда перинаталь үзәк төзү буенча карар кабул ителде», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында.
Яңа перинаталь үзәккә ихтыяҗ турында министр Марат Садыйков чыгышында әйткән иде. «Казанга перинаталь үзәк кирәк. Куркыныч янаган йөкле хатын-кызлар арта, ярдәмгә мохтаҗ җитлекми туган балалар саны да арта. РКБ Перинаталь үзәге генә җитми», — дип министр тәкъдимне хуплавын сораган иде.