Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объектларын - мәчет һәм чиркәүне карады
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Галиев мәчетендә, Сошествие Святого Духа чиркәвендә һ.б. булды
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республика мәдәни мирас объекты – Галиев мәчетен (Казан, Г.Тукай ур., 40/22) карады.
Хәзерге вакытта монда реставрация һәм төзелеш эшләре алып барыла.
Искәртәбез:2014 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзәрәте резиденциясе комплексын булдыру турында карар кабул ителгән иде, бу комплекска Галиев мәчете бинасы, М.И. Галиев йорты һәм башка объектлар керәчәк.
Рөстәм Миңнеханов Галиев мәчете бинасы эчендә баручы эшләр белән танышты. Ул билгеләп үткәнчә, акча бүлеп бирелгән, һәм ул объекттагы эшләрне тизләтүне сорады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Галиев мәчетен декабрьдә Мәүлет бәйрәменә ачу мөмкин булачак.
Аннары Татарстан Республикасы лидеры Галиев йортын карады, анда да реставрация һәм төзелеш эшләре алып барыла. Реставрация эшләренә барлыгы 100 млн сумлап акча бирелгән.
Рөстәм Миңнехановны бу сәфәрдә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озата йөрде.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты Сошествие Святого Духа чиркәвенә (Казан, Т. Миңнуллин ур., 21) китте.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан каршы алды.
Элек бу бинада балалар курчак театры урнашкан иде. 2012 елның маенда бина Казан епархиясенә тапшырылган, настоятеле итеп протоиерей Алексей Чубаков билгеләнгән. 2012 елның июлендә Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген карап йөргәндә храмда булган. Объектка ремонт-торгызу эшләре уздыру турында карар кабул ителгән. Шул максатларга 100 млн сум бүлеп бирелгән.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Православная гимназия имени святителя Гурия Казанского» мәгариф учреждениесен карады.
Аннары Рөстәм Миңнехановка Сошествие Святого Духа чиркәве комплексына кергән православие гимназиясен үстерү планнары турында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз