news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашты

«Казахстан алга таба да инвесторларның, шул исәптән Татарстаннан да, уңайлы эшләве өчен барлык шартлар тудырачак», - диде Касыйм-Җомарт Токаев.

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашты
ТР Президентының матбугат хезмәте

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Касыйм-Җомарт Токаевка хезмәттәшлек юнәлешләре, кайбер проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президентына кайбер инвестицион проектларны гамәлгә ашыруның барышы һәм Казахстан партнерлары белән хезмәттәшлекне арттыру планнары турында сөйләде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үз чиратында, Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев сүзләренчә, Татарстан Россия белән күпкырлы мөнәсәбәтләрдә мөһим урын алып тора. 2021 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча, республика белән үзара товар әйләнеше 423 млн. доллар тәшкил иткән.

Мондый хезмәттәшлекнең ачык мисалы — «КАМАЗ» һәм «Татнефть» компанияләре катнашында 1,8 млрд. долларлык машина төзелеше өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру. Костанай һәм Караганда өлкәләрендә «КАМАЗ» автокомпонентларын җитештерү буенча өч завод һәм «Татнефть» шиннары җитештерү буенча актив эш алып барыла.

Шуның белән бергә Казахстан Президенты Рөстәм Миңнехановка илдә киңкүләмле икътисади реформалар үткәрү һәм конкрет үсеш программаларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде, алар Татарстан белән уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен өстәмә мөмкинлекләр ачачак. Яклар кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алышты.

Очрашуда «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты, алар бүген гамәлгә ашырыла торган планнар турында сөйләделәр һәм берничә юнәлеш буенча киләчәк хезмәттәшлек перспективаларын тәкъдим иттеләр.

Казахстан Президенты сүзләренчә, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында Казахстан белән икътисади, сәнәгать һәм технологик хезмәттәшлек дәрәҗәсе буенча алда бара.

Касыйм-Җомарт Токаев Казахстанда Хөкүмәт үзгәрүенә, ләкин дәвамчанлык сакланып калуына, Казахстан җитәкчелеге алга таба да «КАМАЗ» ГАҖ һәм «Татнефть» ГАҖ проектларына ярдәм итәчәгенә игътибар итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100