news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» автозаводы төзелешен башлап җибәрүгә 45 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашты

Бәйрәм кысаларында предприятие ветераннарын һәм алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» автозаводы төзелешен башлап җибәрүгә 45 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Тантана Чаллы шәһәренең Орган залында узды. Орган залы каршындагы мәйданда «КАМАЗ» автомобильләре күргәзмәсе оештырылган иде, холлда кунаклар игътибарына «КАМАЗ» ААҖ тарихы музее экспозициясе тәкъдим ителде. Экспонатлар арасында уникаль документлар, көнкүреш кирәк-яраклары, заводны төзи башлаганнарның беренче махсус эш киемнәре һәм башкалар бар иде.

Чара «КАМАЗ»ның 45 еллыгына багышланган спектакль премьерасы белән башланып китте, төп рольне атаклы актер һәм режиссер Никита Высоцкий башкарды, музыкаль өлешен Игорь Лерман җитәкчелегендәге «Провинция» камера оркестры музыкантлары оештырган иде.

Аннары «КАМАЗ» ААҖ ветераннарын һәм алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Рөстәм Миңнеханов республика бүләкләрен тапшырды һәм камазлыларны бу күренекле дата белән котлады. Бүләкләнгәннәр арасында - «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да бар, аңа Президент Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.

Бәйрәм кичәсен сәнгать осталары концерты дәвам итте.  

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100