Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов ислам банкингының ТР проектларын финаслауда катнашуы буенча фикерләште
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабига эшлекле визитында очрашулар алып барды
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабига эшлекле визитында очрашулар алып барды.
Искәртеп үтәбез, Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида ике көнлек эшлекле визитта иде.
Шулай итеп, Татарстан Президенты “Аль Хиляль” банкы идарәсе рәисе Мөхәммәт Җәмил Берро, шулай ук Абу-Даби (ADIB) Ислам банкы президенты Тирад Мәхмүт белән республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре буенча сөйләшүләр алып барды.
Моннан тыш, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов белдерүенчә, Рөстәм Миңнеханов ислам даирәсе финанславы өлкәсендәге әйдәп баручы экспертларның берсе доктор Хөсәен Хәмит Хәсән белән Россия һәм аның төбәкләрендә ислам бланкингы үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Дубай Ислам банкының «Dar AI Sharia Legal & Financial Consultancy LLC» консалтинг компаниясенең директоры Хөсәен Хәмит Хәсән 24 ноябрьдә Татарстан башкаласы Казанда булды, ТР Премьер-министры белән очрашты. Очрашуда Татарстан икътисадында ислам даирәсе финанславы катнашуы уңаеннан фикер алыштылар.
Кичә Рөстәм Миңнеханов доктор Хөсәен Хәмит Хәсән белән очрашуда тагын бер тапкыр Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларны финанслауда ислам банкингы катнашуы темасына тукталды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз