Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Иннополис галимнәренә Татарстан Президенты Рәхмәтен тапшырды
Татарстан Президенты Иннополис Университетының нейрофән һәм когнитив технологияләр лабораториясе вәкилләре белән очрашты
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университетының нейрофән һәм когнитив технологияләр лабораториясе вәкилләре белән очрашты һәм уңышларга ирешкән галимнәргә Татарстан Президенты Рәхмәтен тапшырды.
Нейрофән һәм когнитив технологияләр лабораториясе балаларны укытуда, реабилитацияләгәндә һәм сәнәгать җитештерүендә кулланыла торган кеше-машина интерфейсларын эшләү өчен дисциплинарара фәнни тикшеренүләр һәм эксперименталь эшләр башкара, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Быел февральдә лабораториянең өлкән фәнни хезмәткәре Владимир Максименко 2020 ел өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреаты булды. Премия баш миенең нормаль һәм патологик активлыгын тикшерү өчен «баш мие — компьютер» инвазив һәм инвазив булмаган интерфейслар эшләгән өчен бирелде.
Татарстан Президенты Владимир Максименконы югары бүләк алуы белән котлады һәм яшь ИТ-белгечнең фәнни-тикшеренү эше медицинада һәм мәгарифтә мөһим практик әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте. Нәтиҗәле хезмәте һәм фән һәм мәгариф үсешенә керткән өлеше өчен Рөстәм Миңнеханов Владимир Максименкога Татарстан Президенты Рәхмәтен тапшырды.
Шулай ук Иннополис Университетының нейрофән һәм когнитив технологияләр лабораториясе җитәкчесе Александр Храмов, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин һәм ИТ-югары уку йорты ректоры Александр Тормасов ТР Президентының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Рөстәм Миңнеханов Иннополис галимнәренә тикшеренүләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларның бөтен ил өчен мөһимлеген билгеләп үтте. «Цифрлы технологияләр буенча Иннополис якындагы елларда тикшеренүләр өлешендә генә түгел, кадрлар әзерләү өлкәсендә дә төп методик үзәк булачак», — дип өстәде ТР Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз