Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына яңа техника тапшырачак
Узган ике елда гына да якынча 50 берәмлек яңа техника исәпкә алынган һәм 75 янгын сүндерү-коткару автомобиленә капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Болар бар да республика һәм федераль бюджет хисабына эшләнә.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясендә яңа янгын сүндерү техникасы ачкычларын бирәчәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның графигында бу атнада берничә коллегия утырышында катнашу каралган. Традиция буенча ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясе утырышында да булачак. Монда махсус техникаларны карап, аларны тапшырачак. Бу хакта Казан Кремлендә узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Традиция буенча, ел саен Президент Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясендә катнаша. Бу ел да искәрмә түгел. Киңәшмә белән бергә махсус техникаларны карап, аларны тапшыру да планлаштырылган. Бу да Рөстәм Нургалиевич ведомстводагы махсус техника составын яңарту күзлегеннән хуплый торган мөһим юнәлешләрдән», — диде ул.
Узган ике елда гына да якынча 50 берәмлек яңа техника исәпкә алынган һәм 75 янгын сүндерү-коткару автомобиленә капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Болар бар да республика һәм федераль бюджет хисабына эшләнә, диде Галимова.
Махсус техниканы тапшырудан тыш, янгын сүндерү-коткару спорты буенча Бөтенроссия ярышларының ачылышы да булачак. Әлеге ярышлар 2004 елдан бирле уздырыла. Турнирда Идел буе федераль округыннан 14 команда көч сынашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз