news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Европада безгә ихтыяҗ булачак, аларга хәләл продукция кирәк

Татарстан компанияләренең Европа Берлеге һәм АКШтагы партнерлары белән төбәк дәрәҗәсендәге эшчәнлегендә бернинди каршылык туганы юк, диде президент.

Рөстәм Миңнеханов: Европада безгә ихтыяҗ булачак, аларга хәләл продукция кирәк
president.tatarstan.ru

(Казан, 10 май, «Татар-информ», Егор Никитин). Россиягә карата кертелгән санкцияләр Татарстан һәм аның Европа Берлеге, Кушма Штатлардагы партнерлары арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләргә чик куя алмый, дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов KazanSummit-2018 форумы барышында.

«Без чыдам халык. Аек акыл җиңеп чыгар дип уйлыйм. Санкцияләр беркемгә дә файдалы түгел. Без Америкадагы, Европадагы партнерларыбыз белән элемтәләрне сакларга тырышабыз», - дип искәртте республика лидеры.

Ул Татарстан компанияләренең төбәк дәрәҗәсендә Европа Берлеге һәм АКШтагы партнерлары белән бернинди проблемалары да тумый, диде.

«Безгә Европада ихтыяҗ булачак. Бүген анда мөселманнар саны арта, аларга хәләл продукт кирәк», - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100