Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән - Томск шәһәрендә
Ул анда Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең бишьеллыгына багышланган утырышны алып барачак
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән - Томск шәһәрендә. Анда Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең чираттагы утырышы уза.
Рөстәм Миңнеханов, Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе буларак, аның бишьеллыгына багышланган утырышны алып барачак һәм анда чыгыш ясаячак. Моннан тыш, Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларына Ассоциацияне һәм Россия инновацион төбәкләрен үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылачак.
Томскига эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин белән очрашачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.