news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда коммуналь техника җыю буенча яңа заводны ачуда катнашты

Автокалада Төркиянең «Колуман» компаниясе заводы ачылды

(Чаллы, 3 сентябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Чаллыда «КИП-Мастер» ААҖ территориясендә «Колуман» компаниясе заводы ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Калуман" холдингы идарә рәисе Мостафа Колуман катнашты.

Рөстәм Миңнеханов белән Мостафа Колуман  коммуналь техника җыю буенча заводны ачып, тасманы кисте.

"Без "Калуман" компаниясенең 50 еллык юбилее барышында Төркиядәге предприятиедә булган идек һәм менә бүген Чаллыда истәлекле вакыйгада катнашабыз. Барлык проектларның да уңышлы булуын телим", - диде Миңнеханов.

Үз чиратында Мостафа Калуман Төркия белән Татарстан арасында алга таба хезмәттәшлек дәвам итсен дигән теләген җиткерде. 

Мостафа Колуманга ТР Президенты Рәхмәте, "КИП-Мастер" коллективына ТР Президенты Рәхмәт хаты тапшырылды.

"Колуман Рус" ҖЧҖ компаниясе «КИП-Мастер» ААҖ мәйданчыгындагы 3800 квадрат метрлы җитештерү мәйданчыкларына 1,5 млн доллар акча инвестицияләгән. Предприятие «КАМАЗ» һәм Mercedes-Benz йөк машиналарына "Колуман" җиһазларын җыю, монтаж һәм сервис белән шөгыльләнергә җыена. Хәзерге вакытта җитештерү мәйданчыкларын төзү тәмамланган. Яңа завод хезмәткәрләренең бер өлеше Төркиядә укып кайткан.

Компания Россиянең бөтен территориясендә үз продукциясенә сатудан соңгы хезмәт күрсәтү белән дә шөгыльләнәчәк. Koluman брендлы продукция авиация, коммуналь, транспорт, төзелеш өлкәсенә хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта әлеге юл җыю машиналары Сочи, Тверь һәм Хабаровскида эшли.

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.                              

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100