news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Кама балалар медицина үзәгендә булды

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга ремонтланган Г блогын күрсәттеләр

 (Чаллы, 6 июль, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре кысаларында Чаллыга килде.

Рөстәм Миңнеханов ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм башка рәсми затлар озатуында Кама балалар медицина үзәгенең Г блогында булды. Ремонттан соң Г блогында яңа туган балалар патология бүлеге һәм балалар диагностика үзәге урнашачак.

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга ремонтланган Г блогын күрсәттеләр. Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы Тимур Мөбарәкшин сөйләвенчә, капиталь ремонттан соң диагностик җиһазларны һәм белгечләрне бер урынга урнаштыру мөмкинлеге барлыкка килгән.

Патология бүлеге мөдире Наталья Низенькова барлык персонал исеменнән республика лидерына рәхмәт белдерде. “Без бу вакыйганы озак көттек. Рөстәм Нургалиевич, Чаллыда яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгырткан, безгә эшләү өчен яхшы шартлар булдырганыгыз өчен рәхмәт”, - диде ул.

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ремонтланган блокны караганнан соң, Чаллы өчен бу этапта 2 нче хастаханәдә ремонт ясау беренчел бурыч булып тора һәм төзүчеләр учреждениене реконструкцияләүгә әзерләнергә тиеш, дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100