news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Без укытучыларны компьютерлардан файдалана белергә өйрәтергә тиеш”

Бүген ТР Президенты Нурлатның 9 нчы мәктәбендә - Нурлат районының “Электрон белем бирү” программасы район компетенция үзәгендә булды

(Нурлат, 16 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетының күчмә утырышы кысаларында Нурлатның 9 нчы мәктәбендә - Нурлат районының “Электрон белем бирү” программасы район компетенция үзәгендә булды. Мәктәпне ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да карады.
Нурлатның 9 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбендә 539 укучы белем ала, шуларның 28 е – күрше-тирә авыллардан. Мәктәп “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән конкурста җиңү яулаган, ә 2011 елдан - “Электрон белем бирү” программасы район компетенция үзәге.
Биология кабинетында Рөстәм Миңнеханов мәктәптә укытучыларның үзләре тарафыннан эшләнгән махсус белем бирү сайтлары белән танышты. Балалар Интернетта биремнәр ала, аларны чишә һәм тикшерү өчен укытучыга бирә. Төп курстан тыш, факультатив дәресләр дә керә. Мөгаллимнәр укучылар белән интернет-коммуникациянең төрле чаралары ярдәмендә мәктәптән тыш та аралаша.
Физика һәм химия кабинетларында такталарда проектор ярдәмендә төрле экспериментларның видеосурәтләре күрсәтелә. Узган материалны ныгыту өчен укучылар дәрестә махсус пультлар ярдәмендә тест үтә ала.
9 нчы мәктәп укытучылары районның башка мәктәпләре мөгаллимнәре белән бергә электрон белем бирү ресурсларын кулланып дәресләр һәм укыту программалары да эшли. Рөстәм Миңнеханов укытучыларның шундый бер киңәшмәсендә булды һәм аларга бүләк ителгән яңа ноутбуклар турындагы фикерләре белән кызыксынды. Педагоглар әлеге бүләк өчен Татарстан Президентына рәхмәт белдерде һәм ноутбукларга карата әлегә дәгъвалары юклыгын әйтте. Укытучыларның сүзләренә караганда, Интернетка керү тизлегенең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы гына кайчагында уңайсызлыклар тудыра, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
“Без укытучыларны компьютерлардан файдалана белергә өйрәтергә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин иткәннән соң, без укучыларга да мәктәп компьютерлары тапшырырга ниятлибез”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100