Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов белән Рөстәм Хәмитов "Транснефть" АК" ААҖ күргәзмә экспозициясендә булды
Татарстан башкаласында "Нефть. Газ. Нефть химиясе" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе уза
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Казанда "Нефть. Газ. Нефть химиясе" XXII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә "Транснефть" АК" ААҖ экспозициясен карады.
Искәртеп узабыз: Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында "Нефть. Газ. Нефть химиясе" XXII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кичә Татарстан башкаласында "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәге территориясендә ачылды. Күргәзмәдә Россиянең 79 төбәге һәм чит илләрдән, шул исәптән Германия, Кытай һәм Польшадан 250дән артык предприятие катнаша.
«Транснефть – Прикамье» АҖ генераль директоры Рифгать Хәкимов аларга магистраль нефть үткәргечләр системасын үстерү һәм компаниянең инвестицион проектлары турында сөйләде. Аерым алганда, ул гамәлдәге "Север" проектының куәтен арттыру турында бәян итте. Проект кысаларында нефть торбасын нефть продуктларын транспортировкалау өчен үзгәртү күздә тотыла. Проектның ресурс базасы 2020 елга елына 23 млн тонна дизель ягулыгы тәшкил итәчәк.
"Транснефть" АК" ААҖ экспозициясе күргәзмәгә килүчеләр арасында зур кызыксыну уяткан. Күргәзмә эше 4 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз