news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов белән Максим Акимовка “Яңа Тура” технополисын үстерү проектын презентацияләделәр

Алар “Яңа Тура”га Чаллыдан моношәһәрләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдән килде

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов бүген Яшел Үзән муниципаль районында булды. Алар “Яңа Тура”га Чаллыдан моношәһәрләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдән килде.

Искәртеп үтик: Яшел Үзән Россиянең 300дән артык муниципаль берәмлеге белән бергә моношәһәрләр махсус федераль исемлегенә кертелгән. Яшел Үзән өчен “Яңа Тура” - инвестицион проекты икътисадны диверсификацияләү мөмкинлеге.

2015 елның апрелендә Яшел Үзәнгә Моношәһәрләрне үстерү фонды аша субсидия бирү турындагы карар кабул ителде. Яшел Үзәнне модернизацияләү моделе сыйфатында сәнәгать-логистика зонасы – “Яңа Тура” технополисын булдыру ниятләнә. Проектның төп максаты – икътисадны диверсификацияләү, Яшел Үзән предприятиеләренең бюджет һәм социаль бәйлелектән азат булуы.

Рөстәм Миңнеханов белән Максим Акимовка «ЯңаТура» технополисын үстерү проекты тәкъдим ителде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100