news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов белән Максим Акимов “Алабуга” МИЗында булды

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы һәм РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Төркиянең "Kastamonu компаниясе заводында булды

 (Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Бүген РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов Татарстанга эш сәфәре кысаларында “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды. Аны ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

“Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев Максим Акимовка “Ни өчен дөнья брендлары “Алабуга”ны сайлый” презентациясен тәкъдим итте. Үз чиратында, РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов “Алабуга” МИЗ генераль директорыннан, ни өчен кайбер потенциаль инвесторлар Россиядә эш башламый, дип сорады. “Безнең өчен уңышлар тарихы гына түгел, уңышсызлыклар да мөһим, бу аларның сәбәпләрен анализлау өчен кирәк”, - дип ассызыклады М.Акимов һәм “Алабуга”  җитәкчелегеннән тиешле аналитика әзерләүне сорады.

Акимов шулай ук махсус икътисадый зонаны булдыру һәм эшләтү мәсьәләләре белән кызыксынды. Ул Рөстәм Миңнеханов белән бергә Төркиянең  "Kastamonu" компаниясе МДФ-панельләр җитештерү заводында булды. Завод директоры Али Кылыч производствоны күрсәтте һәм заводның икенче чиратын төзү планнары турында сөйләде, дип хәбәр итә “Алабуга” махсус икътисади зонасы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100