Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Антарктида - 100» экспедициясендә катнашучыларга бүләкләр тапшырды
Очрашуда дайверлар чуму урынына җилкәнле яхтада барып җитүләре турында сөйләделәр.
(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының ТР төбәк бүлекчәсенең «Антарктида - 100» экспедициясендә катнашучылар белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Исегезгә төшерәбез: «Антарктида-100» Россия экспедициясе иң көньяк материк янында суга чумып, кеше чыдамлыгын һәм техник җиһазларны сынаган иде. Алар йөз метрга якын тирәнлеккә җиткәннәр иде. Россиялеләр мондый куркыныч шартларда чумучыларның иң беренчеләре булды.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда дайверлар чуму урынына җилкәнле яхтада барып җитүләре турында сөйләделәр. Аларның сүзләренчә, су өслегендә температура сигез градус, су температурасы минус өч градус булган.
«Антарктида – 100» проекты җитәкчесе, «Рус география җәмгыяте» БИОның ТРдагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер хәбәр иткәнчә, бөтендөнья рекорды теркәлгән, экспедициядә катнашучыларга бу фактны раслый торган сертификат тапшырылган.
Дайверларның киләчәк максаты – төньяк котыпта су төбенә чумып карау.
Рөстәм Миңнеханов экспедициягә катнашучыларга рекордлары өчен рәхмәт белдереп, дайверларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре (Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медальләре, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләре) тапшырган.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз