news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссам-график һәм карикатура остасы Илдус Әҗемов үз күргәзмәсен мөгезле түбәтәй белән ачты

Күргәзмә бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында ачылды.

Рәссам-график һәм карикатура остасы Илдус Әҗемов үз күргәзмәсен мөгезле түбәтәй белән ачты
Рамиль Гали

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рәссам Илдус Әҗемов үзенең 60 яшьлек юбилеена багышланган күргәзмәсенә мөгезле түбәтәй һәм Хуҗа Насретдин чапаны киеп килгән иде. Әлеге күргәзмә бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында ачылды.

Илдус Әҗемов – танылган рәссам-график, карикатура остасы. Татарстан рәссамнары берлеге әгъзасы, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы. Халыкара, бөтенроссия, республика күргәзмәләрендә катнаша. 1994 елда рәсеме “Дөньяның иң яхшы карикатурачылары” җыентыгына (АКШ) кертелгән. Илдус Әҗемов 1957 елда Казанда туган.

Илдус Әҗемовның күргәзмәсе Казан рәссамнары, Әҗемов нәселе дәвамчылары һәм рәссамның дуслары катнашында ачылды.

Күргәзмә ачылу тантанасы Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, техник фәннәр докторы Йосыф Әҗемов чыгышы белән башланып китте. Йосыф Әҗемов та, Илдус Әҗемов та – Казанның данлыклы эшмәкәрләре Әҗемовлар нәселе дәвамчылары.

“Илдус белән безнең әтиләребез бертуган. Без кешенең бөтен вакытын телевизор яулап алмаган, кешеләр аралашып гомер иткән чорда да яшәп кала алдык. Кешеләр рәхәтләнеп көлә белә иде. Илдусның тормышка тәнкыйди карашы, кешеләрдән дә, үзеннән дә усалланмыйча көлә белүе, тормышны бөтен тулылыгы белән кабул итә алуы аны шушы карикатуралар ясау юлына китерде”, – диде сиксәнне узса да, күңел көрлеген саклап кала алган галим.

Рәссамны коллегалары – республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары, рәссамнар Нәҗип Нәккаш, Фиринат Халиков котлады.

“Көлдерә белү сәнгате – зур сәнгать. Кайбер рәссамнарның рәсемен карагач, моның кай җиреннән көлергә икән, дип уйлыйсың. Илдусның шарж, карикатураларын күрүгә үк ирексездән көлеп җибәрәсең. Көлдерә белү өчен башның да эшләве кирәк, – диде Нәҗип Нәккаш. – Ул моңарчы билгеле булган сюжетларга яңа эчтәлек бирә белә”.

Рәссам юбилярның искиткеч яхшы, өлгергән график булуын да билгеләп үтте.

Чыгыш ясаучылар Илдус Әҗемовның тарих белән кызыксынуын, халыкның этнограифясен белүен һәм дөрес куллануын сокланып искә алды. Татарстанның карикатурачылар клубы җитәкчесе Вячеслав Бибишев Илдус Әҗемовның Татарстан тарихын бик яхшы белүен ассызыклады. Ә аның карикатура осталыгына килгәндә, ул геройларын үпкәләмәслек итеп сурәтли ала – бу шарж һәм карикатура остасы өчен бик кирәкле сыйфат, ди рәссамның дуслары.

Илдус Әҗемов күргәзмәгә килүче хезмәттәшләренә, дуслары һәм туганнарына рәхмәтләрен җиткерде. Үзенең рәсем буенча беренче укытучысы әтисе булуының, профессиональ белем алмаса да, аның гаҗәеп оста рәссам булганлыгын искә алды. Рәссам үзенең Иске Татар бистәсендә үткән балачагын сагынып искә алды.

Илдус Әҗемов “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә үзенең Әҗемовлар нәселе турында кино төшерү теләген әйтте. “Кино төшерү өчен акчам гына юк. Әҗемовларның хәзинәсе әле һаман да Кабан күле төбендә ята бит”, – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100