news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәшит Ваһапов фестивале Ырымбурда дәвам итәчәк

Бүген Казанда Балтыйк якларында Р.Ваһапов исемендәге VI Халыкара татар җыры фестивале узуына багышланган матбугат конференциясе узды

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Бүген Казанда Балтыйк якларында Р.Ваһапов исемендәге VI Халыкара татар җыры фестивале узуына багышланган матбугат конференциясе узды.
Анда проект авторы һәм җитәкчесе, “Идел” журналы баш мөхәррире Рифат Фәттахов, яшь артистлар Филүс Каһиров, Елена Газизова, Рөстәм Рәхмәтуллин катнашты.
Конференциядә әйтелгәнчә, Рәшит Ваһапов исемендәге VI Халыкара татар җыры фестивале кысаларында, фестивальнең Гран-при иясе Филүс Каһировның Санкт-Петербург (Россия), Таллин (Эстония), Рига (Латвия) шәһәрләрендә концертлары зур уңыш белән үтте.
Республикабызның халыкара мәдәни элемтәләрне киңәйтү, татар халкының милли бердәмлеген ныгыту, профессиональ җыр сәнгатен үстерү белән беррәттән, Рәшит Ваһапов фестивале яшь талантларны эзләп табу һәм зур сәхнәгә күтәрү максатын да күздә тотып хәрәкәт итә. Соңгы елларда халык арасында киң популярлык казанган Филүс Каһиров – фестивальнең зур ачышларының берсе. Моңарчы фестиваль кысаларында Филүс Финляндия, Швеция, Алмания, Польша, Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезне кабатланмас моңы белән куандырган булса, Санкт-Петербург, Таллин, Рига шәһәрләренә бу – аның тәүге сәфәре.
“Аллага шөкер, һәр җирдә тамашачы бик җылы кабул итте, әлеге сәфәрдән мин дәртләнеп, рухланып кайттым”, - диде Филүс. Әлеге концертларда яшь җырчы татар халык көйләрен, татар, рус, чит ил композиторлары әсәрләрен дә башкарган. Концерт программасында җырчы Лилиана Газизова, музыкант Рөстәм Рәхмәтуллин да катнашкан.
Иҗади сәфәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган.
Проектның авторы һәм җитәкчесе, “Идел” журналының баш мөхәррире Рифат Фәттахов билгеләп үткәнчә, “фестиваль чаралары һәр җирдә киң иҗтимагый яңгыраш табып, истәлекле мәдәни вакыйга дәрәҗәсенә күтәрелгән”. Әйтик, Таллин һәм Рига шәһәрләрендә Татарстан вәкилләре “Идел” исемле татар оешмалары белән махсус очрашулар үткәргән.
Рәшит Ваһапов фестиваленең якындагы планнарында – Ырымбур өлкәсенә сәфәр. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган концертларның берсе герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган авылы – Мостафада үтәчәк. Әлеге мәгълүматны фестивальнең матбугат үзәге җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot