news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Нигъмәтуллин: “Автомобильне юлда калдыру штрафы паркингта калдырудан кыйммәтрәк булсын”

Парковкалардан файдаланырга теләмәгәннәргә шәхси транспорттан шәһәр җәмәгать транспортына күчеп утырырга киңәш ителә

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров рәислегендә барган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген башкалада 270 меңнән артык автотранспорт булуын искәртеп, ГУМ, “Корстон”, “Кольцо” һ.б. сәүдә-күңел ачу үзәкләре янындагы парковкаларның, ягъни транспорт куеп тору урыннарының дүрттән өч өлеше буш торуын, шул ук вакытта транспорт юлы кырыенда һәм ишегалларында калдырып киткән машиналарның арта баруын басым ясап әйтте. Хәзерге вакытта җир өслеген асфальтламый гына машина кую мәйданчыклары эшләү технологияләре бар, үсеп торган чирәм өстенә ятьмә салу юлы белән “яшел паркинг”лар башкаланың 25 участогында булачак. Ел ахырына кадәр “Кремль”, “Тукай мәйданы”, “Горки” метро станцияләре янында җир асты паркинглары кулланылышка тапшырылыр дип ниятләнә. Ләкин мәсьәләнең проблемалы ягы бар: Казанда парковкалар төзергә алынган инвесторларны тотып калу, җәлеп итү кыен, чөнки 2007 елдан бирле алар өчен гамәлдә булган салым ташламалары да әллә ни кызыктырмый, ник дигәндә, төзеп чыкканнан соң тиз арада керем алуга өмет аз: автомобиль йөртүчеләр машинасын бушлай гына теләсә кая калдырып китәргә өйрәнгән. Проблеманы хәл итү өчен, үтемле чаралар сорала, әйтик, транспорт юлында яисә ишегалдында автомобиль калдыру штрафы паркингта калдырудан кыйммәтрәккә чыгару юлы белән, дип тәкъдим итте Р.Нигъмәтуллин. Комиссия Башкарма комитетка 1 декабрьгә кадәр Казан шәһәре үзәгенә транспорт керүне чикләү мәсьәләсендә проект әзерләп тапшыруны һәм шәһәр Думасына башкала үзәгенә транспорт кертүне чикләү яки түләүле итү буенча законга үзгәреш кертү тәкъдиме белән чыгу инициативасын йөкләде.

Утырышта республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов исә, парковкалардан файдаланырга теләмәсәләр, шәхси транспорттан шәһәр җәмәгать транспортына күчеп утырсыннар әнә, дигән фикердә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100