news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Р.Моратовның Хәрби интернационалистларны искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгате
1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгарыла
Скопировать ссылку
(Казан, 15 февраль, “Татар–информ”). Татарстан Республикасы Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов Хәрби интернационалистларны искә алу көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
Кадерле дуслар!
Ел саен 15 февральдә илебез Ватан тарихы елъязмасындагы мөһим вакыйганы билгеләп үтә. Бу көнне совет гаскәрләре, игълан ителмәгән сугышка нокта куеп, Әфганстан Республикасыннан китте.
Әфганстанда барган сугыш хәрәкәтләрендә 10 меңнән артык татарстанлы катнашты. Бүген без хәрби интернационалистларның сугышчан батырлыгын хөрмәтлибез, яу кырыннан әйләнеп кайтмаган якташларыбызны сагынып искә алабыз, әфган сугышы һәм башка локаль бәрелешләрдә катнашкан ветераннар алдында баш иябез.
Әфган сугышын узган солдат һәм офицерлар ныклык, батырлык һәм хәрби бурычка тугрылыклы булулары белән генә түгел, ә хәрби бердәмлеккә чын күңелдән бирелгәнлекләре белән дә башкалардан аерылып тора. Хәрби интернационалистларның иҗтимагый берләшмәләре сугышта һәлак булучыларның гаилә әгъзалары турында кайгырту, кыен хәлдә калган бергә хезмәт итүчеләргә ярдәм күрсәтү, Төньяк Кавказ төбәге территориясендә террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашучыларны аклауның яхшы үрнәген бирә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәлак булган хәрбиләрнең ата–аналары, тол калган хатыннары һәм балалары алдында түбәнчелек белән баш иябез.
Хәрби хәрәкәтләр ветераннарына гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек һәм яшәү дәрте теләп калам.
ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Р.Моратов.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot