news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Моратов: “Торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыела торган акчаны сарыф итү тәртибе турында республикада закон кабул итү зарурлыгы бар”

Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләрне, ягъни идарәче компанияне, чыннан да, халык үзе сайлап алырлык булсын, ди ТР Премьер-министрының беренче урынбасары

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Тиздән, 24 февраль көнне, Татарстан Хөкүмәте торак-коммуналь хезмәтләр буенча сессия уздырачак. Андый хезмәт күрсәтүчеләрне, ягъни идарәче компанияне, чыннан да, халык үзе сайлап алырлык булсын, мондый эштә монополия булырга тиеш түгел. Шуңа күрә, торак хезмәтләр күрсәтүдә кече компанияләр булдыру отышлырак.

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында барган “түгәрәк өстәл” утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов шулай дип белдерде. Кайбер муниципаль берәмлекләрдә, мәсәлән, Мамадышта нибары бер идарәче компания хезмәт күрсәтә. Моннан тыш, Казандагы идарәче компаниянең берсеннән баш тартканнар, ә ул техниканы да, бюджеттан күчерелгән һәм халыктан җыелган акчаны да үзе белән алып киткән. “Болай булса, баррикаданың капма-каршы якларына басарга туры килмәгәе безгә...” – дип мөрәҗәгать итте Хөкүмәт җитәкчелеге вәкиле муниципаль берәмлекләр Башкарма комитетлары башлыкларына.

Р.Моратов сүзләренчә, халыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыела торган акчаны сарыф итү тәртибе турында республикада закон кабул итү зарурлыгы бар, чөнки кимчелекләр хәттин ашкан. Бюджет акчалары контрольда, ә торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелганы фәкать идарәче компанияләр кулында, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100