news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов яшь эшмәкәрләргә: Сез безне иҗади ачышларыгыз белән кабат таң калдырдыгыз

Бүген Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге илләре яшь эшмәкәрләре форумында катнашучылар белән очрашты.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Бүген Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге илләре яшь эшмәкәрләре V Казан форумында катнашучылар белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сөйләшү “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit” X халыкара икътисад форумы мәйданында узды. Очрашу вакытында үз стартап проектларын - Россиядән, Пакыстаннан, Непалдан, Казахстаннан килүчеләр тәкъдим итте.

Биредә начар ишетә торган мәктәп укучылары өчен яңа мультимедияле системалар, криптовалюта белән эшләү технологияләре һәм башка эшләнмәләр бар иде.

“Сез безне  креатив эшчәнлегегез белән кабат таң калдырдыгыз. Мин моны бик дөрес юнәлеш дип саныйм”, - диде Татарстан Президенты.

Президент стартапларның - системалы характерда  һәм моның дәвамлы проект булырга тиешлеген билгеләп үтте. Ул моның өчен Татарстанның, Ислам үсеш банкы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән бергәләп, үзенә күрә бер төрле финанс нигезе булдыру турында фикер йөртергә тиешлеген әйтте. "Мәйдан итеп безнең Иннополис алынырга тиеш. Шунлыктан мин сезне шундый структура төзергә чакырам”, - дип өстәде ул.

  • "Ислам хезмәттәшлеге илләре яшь эшмәкәрләре Казан форумы" 2015 елдан үткәрелеп килә. Төп максат – авторлык проектларына ярдәм күрсәтү һәм моның аша Россия һәм мөселман илләре яшьләрен проектлар белән яңача идарә итәргә өйрәтү. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100