news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов "WorldSkills International"да Төркиянең рәсми делегаты белән очрашты

Очрашу Рөстәм Миңнехановнең Әнкарәгә эш визиты кысаларында узды

 (Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә "WorldSkills International"да Төркиянең рәсми делегаты Саваш Эришен белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановнең Әнкарәгә эш визиты кысаларында узды.

Яклар WorldSkills халыкара хәрәкәтенең үсеш мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, һөнәри белем бирү үсеше Россия белгечләренең көндәшлеккә сәләтле булуында да яхшы күренә. Татарстан лидеры сүзләренчә, квалификацияле кадрларны әзерләү эше базардагы заманча таләпләр буенча барырга тиеш. Россия 2019 елда Казанда һөнәри осталык буенча халыкара ярышларны уздыру хокукына заявка бирде. Ул ассызыклаганча, әлеге ярышлар бик тә кызыклы, бигрәк тә потенциаль эш урыны бирүчеләргә.

Саваш Эришен, үз чиратында, төрки дөнья шәһәрләре арасында шундый ярыш уздырырга тәкъдим итте. Ләкин Рөстәм Миңнеханов әлегә Татарстан өчен һөнәри осталык буенча халыкара ярышларны уздыру хокукын яулау мөһим икәнен билгеләде.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте белдерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100