news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Р.Миңнеханов: “Универсиаданың уңышы күп яктан телетрансляцияләрне оештыруга бәйле булачак”
Бүгенге көндә Казанда Бөтендөнья студентлар уеннарының бары тик берничә объекты гына җепселле-оптик элемтә белән тәэмин ителгән
Скопировать ссылку
(Казан, 16 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2013 елда Казанда Бөтендөнья җәйге универсиадасын мәгълүмати яктыртуга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә “Спорт тапшырулары” коммерцияле булмаган автоном оешмасының эшче төркем әгъзалары, шул исәптән “Росмедиаком” коммерцияле булмаган партнерлыгы, Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе дирекцияләре вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә кайбер спорт объектларын, шулай ук Халыкара тапшырулар алып бару үзәге һәм 2013 елгы Универсиада Халыкара матбугат үзәген кирәкле җиһазлар һәм җепселле-оптик элемтә линияләре белән тәэмин итү хакында сүз барды.
Киңәшмәдә Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов доклад белән чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, март башында Мәскәүдә Казандагы Универсиаданы мәгълүмати яктыртуны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узган. Анда “Спорт тапшырулары” коммерцияле булмаган автоном оешмасының эшче төркемен төзү турында карар кабул ителгән. Аның составына Россиянең телетапшырулар алып бару мәсьәләләре буенча махсуслашкан әйдәп баручы компанияләре топ-менеджерлары һәм белгечләре керә, дип хәбәр итә 2013 елгы Универсиада дирекциясенең матбугат хезмәте.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев 2013 елгы Универсиадага спорт объектларын әзерләү хакында сөйләде. Ул, аерым алганда, Казандагы җәйге Универсиада программасына 26 спорт төре (шуларның 13 е – төп, 13 е өстәмә төр) керергә дәгъва итүе хакында хәбәр итте. Универсиада кысаларында барлыгы 64 спорт корылмасы һәм Универсиада авылы файдаланылачак. Тулаем алганда, ярышлар 37 спорт мәйданында узачак (калган спорт корылмалары күнегүләр үткәрү өчен кулланылачак).
Бүгенге көндә бары тик берничә объект кына җепселле-оптик элемтә белән тәэмин ителгән. Алар – Көрәш сарае, “Татнефть-арена», «Баскет-холл», Чирәмдәге хоккей үзәге һәм Үзәк стадион. Белгечләр тарафыннан ярышлардан трансляция алып бару һәм сигналлар тапшыру өчен спорт объектларында җиһазлар һәм телекоммуникацияләр урнаштыру буенча проект документларын әзерләүгә техник биремнәр төзелгән. Телетрансляцияләрне 37 спорт объектында алып бару күздә тотыла.
2013 елгы Универсиаданың Халыкара матбугат үзәген оештыру һәм урнаштыру мәсьәләсенә килгәндә, бүгенге көндә ике вариант карала – Мәскәү урамындагы Спорт сарае һәм Петербург урамындагы ИТ-парк бинасы. 2013 елгы Универсиаданы мәгълүмати яктыртуга әзерлек мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары ике көн дәвамында ике бинада да булып, аларның мөмкинлекләрен бәяләр дип көтелә.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, 2013 елгы Универсиаданы мәгълүмати яктыртуга әзерләнгәндә Сербиядә 2009 елда узган Универсиада кысаларында мондый ярышларны трансляцияләүдә күзәтелгән җитешсезлекләрне исәпкә алырга кирәк. Ул 2011 елда чираттагы Бөтендөнья җәйге студентлар спорт Уеннарын кабул итәргә әзерләнүче Кытайның Шеньжень шәһәре тәҗрибәсе белән җентекләп танышырга тәкъдим итте.
“Кытай планканы югары куячак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Чиратта без булачакбыз һәм безгә иң яхшылар белән бер рәткә басарга кирәк”. Премьер шулай ук 2013 елгы Универсиаданың уңышы күп яктан телетрансляцияләрне оештыруга бәйле булачак, дип ассызыклады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot