news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: "Татарстан һәм Башкортстан өчен нефть, газ, химия комплексы - икътисадның нигезе"

Татарстан нефть, газ, нефть химиясенә багышланган форумда Башкортстан Республикасы башлыгы Р.Хәмитов та фикерен белдереп чыгыш ясады

(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2-4 сентябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә Россия нефть-газ сәнәгатенең иң эре чараларының берсе – Татарстан нефть, газ, химия форумы үткәрелә. Анда Казан дөньяның 9 иленең – Россия, Беларусь, Германия, Дания, Кытай, Польша, Чехия, Австрия, Һиндстанның 200дән артык компаниясен, шул исәптән Россия төбәкләренең 130лап предприятиесен, Татарстанның гына да 50дән артык предприятиесен бер урынга туплый. Россия нефть, газ, нефть химиясе сәнәгате өлкәсендәге эре чара саналган әлеге форум РФ Президенты, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә, оештыручылар ролендә – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг», «Татнефть», «ТАИФ» ачык акционерлык җәмгыятьләре, «Нефтеконсорциум» ябык акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Фәннәр академиясе.

Бүген форум ачылу тантанасында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов һ.б. рәсми затлар сәламләп чыгыш ясады.

“Без гадәт буенча, Нефть, газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан, 22 нче тапкыр шушы форумны үткәрәбез. Билгеле инде, Татарстан һәм Башкортстан кебек республикалар өчен нефть, газ, химия комплексы – ул икътисадның нигезе”, - дип билгеләп үтте чыгышында Рөстәм Миңнеханов. Әлеге чарага игътибар бирүләре өчен форумда катнашучыларга һәм килгән кунакларга рәхмәт белдерде.

“Биредә тәкъдим ителгән яңа технологияләр һәм форумда фикерләшәсе актуаль мәсьәләләр илебезнең бөтен нефть һәм нефть, газ, химия сәнәгате өчен бик әһәмиятле”, - дип басым ясап әйтте ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

 Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов исә үзенең Башкортстаннан зур делегация башында килүен, төгәлрәге, анда әлеге республиканың Казандагы форум күргәзмәләрендә катнашачак 40лап предприятиесе вәкиле булуын билгеләп үтте. “Без бергәләп эшләргә тиешле. Татарстан һәм Башкортстан – Россия нефть, газ, химия комплексының таркалмас өлешләре. Без эшләп җиткермәгәнендә элемтәләрне торгызачакбыз, ә тотрыклы һәм яхшы элемтәләр урнашканын тагын да үстерәчәкбез”, - дип басым ясап әйтте Башкортстан башлыгы.

Чыгышының азагында ул Рөстәм Миңнехановка, Татарстан җитәкчелегенә форумны яхшы итеп оештырган өчен рәхмәт белдерде. Биредәге күргәзмә һәм шушы сентябрь Татарстан һәм Башкортстан предприятиеләренең уртак куәтле эшенең башы булыр дип ышанам, диде ут-күрше республика башлыгы.

Аерым алганда, форумның эшлекле программасына геологоразведка һәм углеводородлар чыгару, нефть, газ, химия комплексы үсеше, сәнәгый һәм экологик куркынычсызлык һ.б. мәсьәләләр буенча халыкара фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәл сөйләшүләре, семинарлар кертелгән. Әлеге форум кысаларында “Нефть, газ, Нефть химиясе” XXII халыкара махсуслаштырылган, “XXI гасыр экотехнологияләре һәм җиһазлары” X махсуслаштырылган, “Geo-Казан: Геологоразведка. Геодезия. Картография” V махсуслаштырылган, “Интерпластика. Казан” I халыкара махсуслаштырылган күргәзмәләр үткәрелә. Соңгысы исә пластмасса һәм каучук күргәзмәсе булып, “Казан ярминкәсе” ААҖ белән “Мессе Дюссельдорф” дөньякүләм эре күргәзмә концернының уртак проекты икәнен билгеләп үтик. Аерым алганда, “Интерпластика. Казан” I халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе – ул Татарстан Республикасы һәм Идел буе төбәкләре пластмасса һәм каучук индустриясе вәкилләренең фикер алышу, әйдәп баручы компанияләрнең мөмкинлекләрен презентацияләү өчен уникаль төбәк платформасы санала. Шуңа да Татарстан нефть, газ, химия форумында Татарстан, Башкортстан Хөкүмәтләре башлыклары, Татарстан һәм Россия төбәкләре профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Россия нефть сәнәгатьчеләре берлеге җитәкчелеге, Россия, Әзәрбайҗан, Беларусь, Казакъстан, Төркмәнстан, Германия, Канада, Колумбия, АКШ, Франция һ.б. илләрнең нефть, газ, химия тармагы экспертлары катнашырга теләк белдергән.

Шул рәвешле, Татарстан нефть, газ, нефть химиясенә багышланган форум эшен башлады. 3 сентябрь көнне сәгать 10нан көндезге 1гә кадәр яңа буын җиһазлар һәм технологик проектлар презентацияләнә. 4ендә, форумның соңгы көнендә, шушы ук вакытларда Татарстан Республикасы предприятиеләре технологлары, механиклары, энергетиклары, метрологларының бизнес-очрашулары планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100