Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Этнология һәм антропология институты директоры В.Тишков белән очрашты
Анда Татарстанның бу көздә узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек мәсьәләсе каралды
(Казан, 26 май, “Татар-информ”). Татарстанның бу көздә узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек мәсьәләсе бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры Валерий Тишков белән очрашуы вакытында күтәрелде.
Билгеле булганча, Бөтенроссия халык санын алу агымдагы елның 14-25 октябрь көннәрендә узачак. Бүген барлык төбәкләрдә моңа әзерлек эшләре ахырына якынлаша.
Бүгенге очрашуда шулай ук этно-политик мониторинг өлкәсендә хезмәттәшлек вариантлары да каралды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Президенты Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Александр Терентьев катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз