news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Р.Миңнеханов: “Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе төп контроль орган булырга тиеш"
Моның өчен аның лабораториясе, тепловизор, башка төр прибор-җайланмалары булуы шарт, дигән фикердә ТР Хөкүмәте башлыгы
Скопировать ссылку
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе республикада төзелә, реконструкцияләнә һәм капиталь ремонтлана торган биналарны куркынычсызлык, озакка чыдамлылык һәм ышанычлылык буенча тәэмин итү мәсьәләсендә узган елны 4,7 меңнән күбрәк объектта күзәтчелек иткән. Торак төзелеше программасы буенча 4763,4 мең кв.м гомуми мәйданда салына башлаган күп катлы торак йортларның социаль ипотека программасы буенча 954,3 мең кв.м мәйдандагысы, ягъни күп фатирлы 135 йорт һәм коммерциягә нигезләнгән чыганактан финанслана торган 3809,1 мең кв.м чамасы мәйданда күп фатирлы 521 йорт әлеге инспекция күзәтчелегенә тапшырылган.
Шушы ел башында алынган мәгълүматлар буенча, шулардан 280ендә төзелеш эшләре бара. Инспекция исә 8 меңнән күбрәк тапкыр шушы объектларга тикшерү белән чыккан (бу 2008 елдагыдан 34 процентка күбрәк), 4,6 меңнән артык җитди хилафлык тапкан, шуларның 2,5 меңгә якыны билгеләнгән вакытка төзүчеләр тарафыннан бетерелгән. Шулар буенча администртив җаваплылыкка тарту өчен 3275 рәсми документ төзелгән, нәтиҗәдә, 71,3 млн. сумга якын суммада штраф салынган.
Бүген ТР Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясенең ТР Мәдәният министрлыгының утырышлар залында беренче тапкыр ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелгән еллык эшчәнлеккә йомгак ясау утырышында инспекция башлыгы Рәис Мөбарәкшин хисабында шундый мәгълүматлар китерелде. Аның сүзләренчә, табылган төп хилафлыклар төзелеш технологияләре һәм материаллары нормативларыннан тайпылуга кайтып кала, әмма нәкъ менә шулар төзелеш объектының нигез һәм конструктив куркынычсызлыгына тәэсир итә. Технологияләр бозылу исә күпчелек очракта кирпеч салу, бетонлау, тимер конструкцияләрне эретеп ябыштыруда күзәтелсә, сыйфатсыз төзелеш материаллары, конструкцияләр куллану да проблема булып тора.
Юл салу буенча узган елны 78 объект шуны инспекция күзәтчелегендә булган, 270 тапкыр тикшерү ясалып, 135 норматив бозу очрагы табылган һәм, гаеплеләрне административ җаваплылыкка тарту өчен, 1,25 млн. сумлык штраф салынган һ.б.
“Төзелеш материаллары җитештерә торган 15 предприятие тикшерелде, шуларның берсе дә төзелеш реестрына кертелмәгән... Заказчы тарафыннан төзелеш материалларының сыйфаты тикшерелми һәм бу дөрес түгел. Һәрбер объектны үлчәү-исәпләү приборлары белән тикшерү таләп ителә, шуңа күрә андый приборлар инспекцияләрдә булырга тиеш һәм матди базаны ныгытуда ярдәм сорала”, - дип җитәкчелеккә мөрәҗәгать итте Р.Мөбарәкшин.
Утырышта Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты галиме Владимир Изотов, ТР прокуроры урынбасары Газинур Галимов хисап ясап, фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.
Соңыннан сүз алган ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, быелдан барлык панель йортларны да тышлаячакбыз, республика Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясенең төзелештә иң төп контроль орган булырга тиеш, моның өчен аның лабораториясе, тепловизор, башка төр прибор-җайланмалары булуы шарт, дип басым ясап әйтте. “Сезнең хезмәткә ихтыяҗ зур, “ТАНЕКО”, “Солерс” кебек зур төзелешләр бара, документлар белән эшләгәндә буталчыклар чыкмасынга да сезнең контроль кирәк”, - дип, Хөкүмәт башлыгы төзүчеләргә очсыз бәягә төзелеш материалы алып, акчаны юкка әрәм-шәрәм итмәскә, Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясенә контрольны тагын да ныгытырга, көче җитмәсә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына һәм Прокуратурага мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.
“Инспекциянең үз сайтын булдырырга кирәк, республика буенча төзелештә булган барлык хилафлыклар анда ачык рәвештә бирелеп барсын, - дип, Премьер-министр республиканың мәгълүматлаштыру үзәгенә сайт ачарга күрсәтмә бирде. Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетына исә юллар салу һәм, Россиянең бер генә югары уку йортында да андый белгечләр әзерләнмәвен истә тотып, төзелеш инспекциясе өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү зарурлыгын белдерде.
Утырышта ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot