news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Алмания белән Татарстан хезмәттәшлеге Россия-Алмания мәнәсәбәтләрен ныгытуда нигез булып тора”

Татарстан белән Германия Федератив Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре бүген ТР Президентының Бундестагның Алмания-Россия парламент төркеме рәисе Бернхард Кастер белән очрашуында күтәрелде

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Татарстан белән Германия Федератив Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Бундестагның Алмания-Россия парламент төркеме рәисе Бернхард Кастер белән очрашуында күтәрелде. Бернхард Кастер җитәкчелегендәге Алмания-Россия парламент төркеме әгъзалары, билгеле булганча, бу көннәрдә Казанда эш сәфәрендә.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда кунакларны сәламләгән Татарстан Президенты Германия Федератив Республикасы белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек Россия-Алмания мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүдә һәм ныгытуда нигез булыр, дигән ышаныч белдерде. Ул бизнес өлкәсенә дә, яңа проектларны гамәлгә ашыруга да кагыла.
Татарстан башлыгы кунакларга республиканың социаль-икътисади хәле турында кыскача мәгълүмат биреп, икътисадның нигезендә нефть табу, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше ятуын ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов бүген алда торган мөһим бурычларның берсе дип республикада урта сыйныфны формалаштыруны атады. Аның белдерүенчә, бүген Татарстанда булган потенциал моны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.
“Россиянең ныклы үсештәге төбәге булган Татарстан бүген дөньяда таныла башлады”, - ди Рөстәм Миңнеханов. Моңа 2013 елгы Универсиадага әзерлек, Казанның футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты матчларының бер өлешен кабул итәргә әзерләнүе дә булышлык итә. Моннан тыш, Татарстанның 2015/2017 елларда су спорты буенча дөнья беренчелеген кабул итү хокукын алу өчен шанслары зур.
Рөстәм Миңнеханов, гомумән алганда, Татарстан-Алмания мөнәсәбәтләре үсешен уңай бәяләде. Ике республика арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме 1,3 млрд. евро тәшкил итә. Узган ел Алманиядән 2,4 млрд. евролык инвестицияләр җәлеп ителгән. Бүген Татарстан территориясендә Алманиянең 46 инвестиция компаниясе эшли. Алар арасында “Даймлер”, “Прайс Даймлер” компанияләре бар. Алмания банкы белән хезмәттәшлектә Чаллыдагы Ашыгыч ярдәм хастаханәсен реконструкцияләү проекты тормышка ашырылды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда икътисад, мәгариф, фәнни тикшеренүләр өлкәсендә Саксония белән шактый проектлар гамәлгә ашырылуын да искәртте.
Бундестагның Алмания-Россия парламент төркеме рәисе Бернхард Кастер белдергәнчә, Казанга Бундестагның барлык сәяси агымнары һәм партияләре вәкилләре килгән. Кунакларны транспорт инфраструктурасы төзелеше, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә һәм сәнәгатьтә энергия, ресурслар нәтиҗәлелеге программаларын тормышка ашыруда, энергетика өлкәсендә уртак проектларны тормышка ашыру, студентлар, мөгаллимнәр алмашу һ.б. юнәлешләр буенча хезмәттәшлек кызыксындыра.
Очрашуда төрле милләт, конфессия вәкилләренең тату яшәвен тәэмин итү мәсьәләсенә дә игътибар бирелде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100