news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов "Ак Барс"ның элеккеге уенчылары Никулин белән Медведевның казанышларын билгеләп үтте

Евгений Медведев белән Илья Никулин ТР дәүләт бүләкләрен алды

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның "Ак Барс" хоккей клубының элеккеге уенчылары Илья Никулин һәм Евгений Медведев белән очрашты. Ул аларның Казан хоккее файдасына яуланган казанышларын билгеләп үтте.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм "Ак Барс" хоккей клубы президенты Шәфәгать Тәхаутдинов катнашты. 

Илья Никулин "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен"ордены белән бүләнде, ә Евгений Медведев "Фидакарь хезмәт өчен"  медален кабул итеп алды.

Искәртеп узабыз: быел ике уенчының да "Ак Барс" клубы белән контрактлары тәмамланды. Хәзерге вакытта Евгений Медведев НХЛда  «Филадельфия Флайерз» командасы өчен чыгыш ясый, ә Илья Никулин әлегә ирекле агент булып кала, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100