news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Рәис Шәйхелисламов: “Бай республика – акыллы, белемле, уңышлы кешеләр республикасы”

^Рәис Шәйхелисламов: “Бай республика – акыллы, белемле, уңышлы кешеләр республикасы”

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Халыкара укытучылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан ТР мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов мәгариф системасы хезмәткәрләренә котлау белән мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле педагоглар, мәгариф системасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Бүген без иң сөекле һәм якты бәйрәмнәребезнең берсен – Халыкара укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне Татарстан тарихында мәгарифнең үзенчәлекле, уникаль роле, республиканың рухи һәм интеллектуаль тормышының байлыгы һәм төрлелеге аеруча нык сизелә.

Укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, әмма ул һәрвакыт фидакарь һәм рәхмәтле хезмәт. Күпләребез өчен юлыбызда чын укытучыны очрату һөнәр сайлауны гына түгел, рухи-әхлакый кануннарны, гражданлык позициясен билгеләде. Республика мәктәпләре күпләгән галимнәр, иҗтимагый эшлеклеләр, җитәкчеләр, сәнгать кешеләре өчен чын мәгънәсендә белем учагы булды. Яраткан укытучыбыз исемен без гомер буе йөрәкләрдә саклыйбыз, аңа үзебезнең иң яхшы казанышларыбызны багышлыйбыз.

Без зур интеллектуаль көчләр, чикләнмәгән үсеш потенциалы булган республикада яшибез. Татарстанның хәзерге уңышлары, аның РФнең иң динамик үсүче төбәге дигән статусы – шактый дәрәҗәдә мәгариф системасы казанышы да. Бай республика – акыллы, белемле, уңышлы кешеләр республикасы. Сезнең хезмәт бертуктаусыз байлык китерә. Без җәмгыять менталитеты яшен тизлегендә үзгәрүен үз күзләрбез белән күрәбез.

Тормыш талантлар, акыл һәм максатчанлык көрәше аренасына әйләнә. Мәгълүматлаштыру авыл һәм шәһәр укытучылары арасындагы аермаларны акрынлап юкка чыгара бара. Ерак авыллардагы педагоглар дөньяның төрле нокталарындагы коллегалары белән ирекле аралаша, яңа белемнәрне башкаладагы кебек үк тиз кабул итә. Бу укытучыларга теләктәшлек буенча дәүләтнең эзлекле сәясәте ярдәмендә мөмкин булды. Без халыкның югары белем дәрәҗәсен стратегик милли ресурс буларак, ә укытучыларга инвестицияләрне исә яхшы киләчәккә инвестицияләр дип кабул итәбез. Квалификацияле, заманча белем туплаган педагог – нәтиҗәле социаль-икътисади үсешнең төп шартларыннан берсе. Без алга таба да укытучыларга ярдәмне көчәйтәчәкбез, аларның социаль иминлеген күтәрәчәкбез.

Кадерле дуслар! Сезнең һөнәри бәйрәм Татарстанның һәр гаиләсенә килә, яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыра. Сезгә нәтиҗәле хезмәтегез өчен зур рәхмәт!

Сезгә иминлек, ныклы сәламәтлек, Татарстан Республикасы хакына яңа иҗади уңышлар телим!

ТР мәгариф һәм фән министры Р.Ф.Шәйхелисламов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100