news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Гайнетдинов:“Соңгы елларда Польшадагы татар диаспорасы белән элемтәләр җәелдерелгән иде"

15 июльдә Польшада дәүләт күләмендә Грюнвальд бәрелешенең 600 еллыгы уңаеннан тантаналар узарга тиеш булган

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Польша татарлары халкы берлеге президенты, Гданьск шәһәрендәге Польша Республикасы Татар мәдәнияте милли үзәге рәисе Ежи Шахуневич, 10 апрель кичендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов аның белән элемтәгә кергәч, быел 15 июльдә Польшада дәүләт күләмендә Грюнвальд бәрелешенең 600 еллыгы уңаеннан тантаналар булырга тиеш иде, дип белдергән.

Грюнвальд орышы барышында Литва Бөек князьлеге поляк-литва гаскәрләре Тевтон ордены армиясен тар-мар итеп, крестоносецларның көнчыгышка басып керүен туктатканнар. Әлеге сугышта Алтын Урдадан Бөек Витаутас тарафыннан чакыртылган татар гаскәрләре дә катнашкан. Аерым алганда, җиңел атлылар башында торган Туктамыш углы татар ханы Җәләледдин тевтонлыларның авыр киемнәр һәм кораллар белән коралланган гаскәрен кырып салып, шуның белән бик әһәмиятле бәрелештә поляк-литва гаскәрләренә җиңү китергән. Литваның Бөек князе, рәхмәт йөзеннән, йомышлы татарларның күбесенә дворянлык дәрәҗәләре һәм җир бүләк иткән, ә шушы князьлектә һәм соңрак Речь Посполитаяда торучы Алтын Урда татарлары варислары берничә гасыр дәвамында поляк нобилитеты составына кергән. Бүген дә поляк җәмгыяте Бөек Литва князьлеген немец изүеннән котылуга керткән өлеше өчен рәхмәтле.


Әлеге истәлекле вакыйганы бәйрәм итүгә әзерлек барышында Польша Республикасы Татар милли мәдәнияте үзәге тарафыннан “Польша Республикасы татарлары каршындагы хезмәтләр өчен” Җәләледдин хан медале гамәлгә куелган. Шушы җәмгыять җитәкчелеге карары белән, “Польша Республикасы татарлары каршындагы хезмәтләр өчен” медалена Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Президенты ярдәмчесе, ТР Президентының тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, хәзерге вакытта ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры вазифаларын башкаручы Зилә Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов лаек дип табылган.

Узган шимбә, ягъни 10 апрель көнне Смоленск өлкәсендә һәлакәткә юлыккан очкычта гомере өзелгән Польша Республикасы Президенты Лех Качиньский 2005 елда вазифаларына керешкәч, Польшадагы татар диаспорасының Татарстан һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән элемтәләре җәелдерелде, дип белдерә Р.Гайнетдинов. Аның искәртүенчә, Польша татарлары делегациясе Казанның меңьеллыгы тантаналарында катнашкан, киткәндә, диаспора лидерлары үзләренә “Казан” бию ансамблен концерт программасы белән гастрольга чакырган һәм концертлар 2006 елда Гданьск һәм һәйкәл-шәһәр Мальборкта булган.


“2008 елдан башлап Польшада, ТР Мәдәният министрлыгы һәм БТК БК ярдәме белән, Сабан туйлары уза. Диаспораның андый чараларын Польша хөкүмәте финанслый. Аерым алганда, Польша иҗтимагый оешмалары эшчәнлеген үз карамагына алган Эчке эшләр министрлыгы ярдәме белән, 2007 елда Гданьскида Татар мәдәни үзәге бинасы капиталь ремонттан соң ачылды, ул тантанада Казаннан барган делегация дә катнашты. Моннан тыш, Татарстан галимнәре даими рәвештә төрле фәнни конференцияләрдә, артистлар фестивальләрдә катнаша килә... Аралар бик якынайды, шуңа күрә дә без аларның фаҗигасен үзебезнеке кебек күңелгә якын алабыз, аларның кайгыларын чын йөрәктән уртаклашабыз”, - дип белдерде Р.Гайнетдинов.


news_right_1
news_right_2
news_bot