news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Гайнетдин илебезнең күренекле мөселман һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очраша

Очрашуда узган ел нәтиҗәләрен чыгару һәм Россия мөселман өммәтенең үсеш перспективалары турында фикер алышу көтелә

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә Россия Мөфтиләр шурасы резиденциясендә күренекле мөселман һәм җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, галимнәр һәм эшкуарлар җыелып, милләтара һәм диннәрара киеренкелек артмасын өчен, чаралар күрү турында фикер алышыр дип көтелә.
Очрашуда узган ел нәтиҗәләрен чыгару һәм Россия мөселман өммәтенең үсеш перспективалары турында фикер алышу көтелә. Моннан тыш, Равил Гайнетдин Россия Мөфтиләр шурасы 2011 елның беренче яртысында уздырырга ниятләгән мөһим чаралар турында сөйләячәк, дип хәбәр итә IslamRf.ru.
Әлеге чарада катнашучылар арасында зур милли берләшмәләр, мөселман оешмалары, Федерация Советы әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, журналситлар, бизнес структуралары вәкилләре, фән эшлеклеләре бар һәм башкалар бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100