news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

QR-код булмау сәбәпле Казанда 500 кешене җәмәгать транспортыннан төшереп калдырганнар

QR-кодны күрсәтүдән баш тарткан пассажир аркасында Серов урамында 1нче һәм 6нчы трамвайлар туктап калган.

QR-код булмау сәбәпле Казанда 500 кешене җәмәгать транспортыннан төшереп калдырганнар

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Казанның җәмәгать транспортында пассажирларның QR-кодларын тикшерә башладылар. Кешеләрдә QR-код булмау сәбәпле, метро һәм трамвайдан 500 пассажирны төшереп калдырганнар

«Метроэлектротранс»та хәбәр итүләренчә, QR-кодны күрсәтүдән баш тарткан пассажир аркасында Серов урамында 1нче һәм 6нчы трамвайлар туктап калган. Моннан тыш, әлеге пассажир кондукторның гамәлләрен законга туры килми дип, полиция чакырткан. Трамвай 30 минут туктап торган.

Метрода да QR-кодларны тикшерә башлаганнар, кайбер пассажирларның моңа карата ачуы чыккан. Бер хатын-кыз беренче прививка ясату турында белешмәсен күрсәтеп үткәрмәү аркасында җәнҗал оештырган.

«Метроэлектротранс» пассажирларның яңа чикләүләрне аңлап кабул итүләрен сорый. ТР Министрлар Кабинетының яңа карары буенча прививка турында QR-код булу, ковид белән авырганнан соң бирелгән QR-код яки медицина белешмәсе булганда гына җәмәгать транспортында йөрү рөхсәт ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot