Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин халыкларның мәдәни күптөрлелеген саклауны әһәмиятле дип атады
Россия Президенты Владимир Путин артистларның Россия халыкларының мәдәни күптөрлелеген саклап калуларын әһәмиятле дип атады. Бу «Россиянең заманча музыка картасы» Бөтенроссия фестивале гала-концерты кунакларына мөрәҗәгатьтән күренә, ул Кремль матбугат хезмәте сайтында чыккан.
«Проект ил тормышында зур, чын мәгънәсендә әһәмиятле вакыйга буларак узды, артистларны мәдәни күптөрлелекне саклау һәм Россия халыкларының үзенчәлекле иҗатын популярлаштыру тирәсенә берләштерде», - дип яза президент.
«Россиянең заманча музыка картасы» проекты Россиянең милли академик башкару сәнгатен һәм халык иҗатын саклап калу максатында булдырылган. Фестивальнең гала-концерты Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз