news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чараларда булачак

Россия Президенты Владимир Путин Халыклар бердәмлеге көнендә әлеге тантанага багышланган чараларда булачак, ә соңрак, киләсе атнада, Россия Федерациясе субъектларының берсенә эшлекле сәфәр кылачак. Планнар турында ВДТРК журналисты Павел Зарубин Телеграм-каналында сөйләде.

Моннан тыш, Президент Россия халыкларының милли татулыгын һәм бердәмлеген ныгытуга сизелерлек өлеш керткән гражданнарны дәүләт орденнары белән бүләкләргә планлаштыра, дип хәбәр ителә.

Президент Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча советта катнашырга планлаштыра, шулай ук чит илләрнең яңа илчеләренә таныклыклар тапшырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot