news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин түрәләрнең һәм судьяларның окладларын 1,04 тапкыр арттырды

1 октябрьдән Россиядә дәүләт хезмәткәрләренең окладлары 1,04 тапкыр артачак. Бүген Россия Президенты Владимир Путин шундый эчтәлекле карарны имзалады.

«Социаль гарантияләрне тәэмин итү максатларында <...> Россия Федерациясе дәүләт вазифаларын биләүче затларга акчалата түләүне 2022 елның 1 октябреннән 1,04 тапкырга арттырырга карар итәм», – диелә документ текстында. Ул хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Карарда билгеләп үтелгәнчә, арттыру кайбер федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә, халыкара оешмалар каршындагы Россия дипломатик вәкиллекләре хезмәткәрләренә, гавәми хакимият органнары вәкилләренә һәм башка вазифаларны биләүчеләргә кагылачак.

Моннан тыш, барлык судьяларның хезмәт окладлары, РФ Генераль прокуроры һәм Тикшерү комитеты рәисенә акчалата түләү күләме артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100