news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Трампны АКШ Президенты вазифасына керешүе белән котлады

Россия Дональд Трампны АКШ Президенты вазифасына керешүе белән котлый. Бу хакта Россия лидеры Владимир Путин Иминлек советы утырышында белдерде.

«Америка Кушма Штатларының сайланган Президентын вазифасына керешүе белән котлыйбыз», – диде Россия лидеры.

Кремль матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә Путин Иминлек советының даими әгъзалары белән Якын Көнчыгыштагы һәм Украина тирәсендәге вазгыять, шулай ук АКШның булачак администрациясе белән Россия-Америка мөнәсәбәтләре перспективалары турында фикер алышкан.

Путин белдергәнчә, Россия АКШның яңа администрациясе белән Украина конфликты буенча әңгәмә өчен ачык. Монда иң мөһиме – кризисның беренче сәбәпләрен бетерү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100