news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Татарстанның ике кешесен Россия Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләде

Россия лидеры Владимир Путин төрле тармакларда ил үсешенә зур өлеш керткән актив гражданнарны Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләү турында карарны имзалады. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның ике кешесе дә бар. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

«Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» федераль оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Радик Камалетдинов актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен грамота белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Спорт мәктәбе» тренеры Сәгыйть Ибраһимов та мактаулы бүләк иясе булды. Ул илебездә спорт һәм физкультураны үстерүдәге казанышлары, шулай ук күпьеллык намуслы хезмәте өчен дәүләт бүләге белән билгеләп үтелде. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100