news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Татарстанның дүрт кешесен медаль һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләде

Татарстанның дүрт кешесенә – медицина өлкәсеннән ике белгечкә, шулай ук фән һәм спорт вәкилләренә Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре бирелде. Аларны бүләкләү турындагы карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Фән үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык хезмәте өчен Федераль дәүләт бюджет фән учреждениесе Федераль тикшеренү үзәгенең «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» фәнни юнәлеш җитәкчесе Александр Гречкин билгеләп үтелде.

Алексеевск Район үзәк хастаханәсенең баш шәфкать туташы Ирина Аляшева коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә керткән өлеше өчен Лука Кырымский медале белән бүләкләнде.

Мактаулы исемнәр Казан дәүләт медицина университеты кафедрасы доценты Илья Зубковка («Россия Федерациясенең Атказанган табибы) һәм Идел буе физкультура, спорт һәм туризм дәүләт университетының «Су спорт төрләре сарае» укыту-спорт комплексы директоры Альберт Баһаутдиновка («Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре») бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100