news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Саклану министрлыгыннан чик буе төбәкләрен утка тотуга юл куймауны таләп итте

Украина белән чиктәш төбәкләрне утка тотуга юл куймаска кирәк, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Ут ачу темасына ул чик буе районнарында гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә җимерелгән торак инфраструктурасын торгызу мәсьәләләренә багышланган киңәшмә барышында тукталды.

Путин искәрткәнчә, Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков белән очрашу нәтиҗәләре буенча ул Украина ягыннан аткан төбәкләргә ярдәм итү һәм торгызу буенча йөкләмәләр бирде. Әмма яңа ут ачуларга юл куярга ярамый, бу Саклану министрлыгы бурычы, дип белдерде Россия Президенты.

«Әлбәттә, өстенлекле бурыч – ату мөмкинлекләрен бетерү. Әмма бу инде хәрби ведомство эше», – диде Путин.

Исегезгә төшерәбез, Украина кораллы көчләре тарафыннан атулар аркасында, Россиянең чик буе төбәкләрендә террористик куркынычның югары дәрәҗәсе кертелде. Хәрби махсус операция башланганнан соң атулар даими алып барыла. Моннан тыш, Президент Владимир Путин Кырымда, Севастопольдә, Брянск, Белгород, Воронеж, Курск, Ростов өлкәләрендә һәм Краснодар краенда җавап кайтаруның уртача дәрәҗәсен кертте.

Моңа кадәр Украина хәрбиләренең Брянск өлкәсендә «Дружба» нефть үткәргеченә һөҗүм итүе билгеле булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100