news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин өлешчә мобилизация вакытында җибәрелә торган хаталарны төзәтергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин РФ Иминлек советы оператив киңәшмәсендә өлешчә мобилизация вакытында җибәрелә торган бөтен ялгышларны төзәтергә һәм алга таба хата ясамаска кушты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россия лидеры гражданнардан өлешчә мобилизация буенча бик күп сораулар килүен билгеләп үтте һәм инде барлык күрсәтмәләр дә бирелүен, критерийлар формалаштырылуын искәртте.

«РФ Кораллы көчләренә хәрби тәҗрибәсе булган россиялеләр чакырыла, бу таләп тайпылышсыз үтәлергә тиеш», - диде Путин.

Законсыз мобилизация буенча һәр конкрет очракны тикшерергә һәм хата киткән очракта кешеләрне кире кайтарырга кирәк, дип өстәде дәүләт башлыгы.

«Повесткасы булмаган иреклеләрне кире боралар, мобилизациягә эләкмәгән гражданнарны Кораллы көчләргә чакыралар. Боларның барысын да тикшерергә кирәк», - дип искәртте Президент.

Путин РФ генераль прокуроры Игорь Красновка өлешчә мобилизациягә бәйле вазгыять турында мәгълүмат бирергә кушты. Аның сүзләренчә, мобилизация буенча чакырылыш комиссияләренә прокурорлар да кертелгән һәм алар төрле хәлләргә тиз арада үз фикерен белдерергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100