news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Метшинны Җирле үзидарәне үстерү советының яңа составына кертте

Россия Президенты Владимир Путин Җирле үзидарәне үстерү советы составын, шулай ук аның президиумын раслады. Советның муниципаль өлешенә һәм президиумына килештерү буенча Казан мэры Илсур Метшин кертелде. Хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыккан документта шул турыда язылган.

Совет өч өлешкә бүленгән: федераль, региональ һәм муниципаль. Аны Россия Президенты Владимир Путин җитәкләячәк, ә рәис урынбасары итеп Премьер-министр Михаил Мишустин билгеләнгән.

Дәүләт башлыгыннан тыш, совет составына министрлык, ведомство җитәкчеләре, губернаторлар, закон чыгару җыелышлары рәисләре кертелгән.

Совет президиумы рәисе Михаил Мишустин була, ә аның урынбасары – Президент администрациясе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко.

Советның 2019 елда расланган алдагы составы гамәлдән чыгарылган дип танылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100