news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин күп балалы аталарны вакытыннан алда пенсиягә чыгару мәсьәләсен карарга кушты

Россия Президенты Владимир Путин күп балалы аталарга пенсияне вакытыннан иртәрәк билгеләү мөмкинлеген карарга, моның турында 1 октябрьгә кадәр хәбәр итәргә кушты, диелгән Кремль сайтында. РИА Новости шул турыда яза.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә... күп балалы аталарга картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне карарга», – диелә йөкләмәләр исемлегендә.

Тиешле доклад 2022 елның 1 октябренә кадәр тәкъдим ителергә тиеш, Россия премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100