news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Геннадий Красниковны Россия фәннәр академиясе президенты итеп раслады

Россия Президенты Владимир Путин Геннадий Красниковны биш елга Россия Фәннәр академиясе президенты итеп раслау турындагы карарны имзалады. Шундый документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

«Красников Геннадий Яковлевичны биш елга «Россия фәннәр академиясе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе президенты итеп расларга карар итәм», – диелә документ текстында. Карар 27 сентябрьдән үз көченә керә.

Красников «Молекуляр электроника фәнни-тикшеренү институты» акционерлык җәмгыятен җитәкли. 20 сентябрьдә узган Россия фәннәр академиясе Президентын сайлауда ул, 871 тавыш җыеп, җиңеп чыкты. Россия Фәннәр Академиясенең гамәлдәге президенты Александр Сергеев сайлау алдыннан үз кандидатурасын алуы турында белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100