news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин көндезге бүлектә укучы студентлар өчен мобилизацияләүне кичектерү карарын имзалады

Көндезге һәм көндезге-читтән торып уку бүлекләрендә беренче һөнәри белемнәрен алучы студентларга мобилизациядән кичектерелеп тору хокукы биреләчәк. Шундый карарны имзалавы турында Россия Президенты Владимир Путин «Ел укытучысы» бәйгесе финалистлары белән очрашуда белдерде. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

«Дәүләт аккредитациясе булган мәгариф һәм фәнни оешмаларда урта һәм югары белем бирү программалары, шул исәптән ординатура программалары һәм стажировка-ассистентура программалары буенча. Мин дәүләт аккредитациясенә ия булганнар дип сөйләгәндә, бу шәхси уку йортлары да дигән сүз», – дип ачыклык кертте Путин.

Шулай ук РФ Кораллы көчләренә чакырылудан ординатурада укучы аспирантлар һәм «инновацион фәнни-технологик үзәкләр территорияләрендә һәм рухи-белем бирү оешмаларында» стажировка үтүче гражданнар да азат ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100