Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин килешүнең нинди шартларда мөмкин булуы турында сөйләде
Киев хакимияте Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләре гражданнарының ирекле ихтыярына хөрмәт белән карарга тиеш. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Зур Кремль сараенда чыгыш ясаганда белдерде.
«Килешүгә шундый юл гына булуы мөмкин. Без бөтен булган көчебез белән җирне якларбыз. Кешеләребезнең имин тормышы өчен барысын да эшләрбез. Халкыбызның азатлык миссиясе шунда», - диде ул.
Путин шулай ук хәбәр иткәнчә, Россия бу территорияләрдә җимерелгән шәһәр һәм бистә, торак, мәктәп, хастаханә, театр һәм музейларны торгызачак.
«Сәнәгать предприятиесе, завод, инфраструктура, социаль, пенсия белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системаларын үстерәчәкбез. Иминлек дәрәҗәсен күтәрәчәкбез», - диде президент.
Путин ассызыклаганча, Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә халык сайлавы турында фикер алышу булмаячак. Ул эшләнгән. Россия аны сатмаячак», - диде ул.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Путин шулай ук Киев режимын хәрби хәрәкәтләрне кичекмәстән туктатырга һәм сөйләшүләр өстәле артына утырырга өндәде.
23-27 сентябрь көннәрендә Донецк һәм Луганск халык республикалары, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләренең азат ителгән территорияләре Россия составына керү турында референдумнар уздырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз