news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Киевны утны туктатырга һәм сөйләшүләр өстәле артына чакырабыз

Киев режимы сөйләшү өстәле артына кире кайтырга мөмкин, ләкин фикер алышу предметы азат ителгән территорияләрдә референдум нәтиҗәләре була алмый. Бу территорияләрдә кешеләр сайлаган инде һәм Россия аңа хыянәт итми. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Россия составына ДНР, ЛНР, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре керү турындагы шартнамәләрне имзалагандагы чыгышында белдерде.

«Без Киев режимын утны, барлык хәрби хәрәкәтләрне, 2014 елда ук ачкан сугышны кичекмәстән туктатырга һәм сөйләшүләр өстәле артына кире кайтырга чакырабыз. Без моңа әзер, бу турыда берничә тапкыр әйтелде. Тик Донецк, Луганск, Запорожье һәм Херсонда халык сайлавы хакында фикер алышмаячакбыз. Ул эшләнгән, Россия аңа хыянәт итми», - дип ассызыклады Путин.

Киевның бүгенге хакимияте бу сайлауга хөрмәт белән карарга тиеш, дип өстәде ул. «Тынычлыкка юл шулай гына булырга мөмкин. Без җиребезне барлык булган чаралар белән яклаячакбыз, кешеләрнең куркынычсыз тормышын тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез. Бу халкыбызның бөек азатлык миссиясе», - дип йомгаклады Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100