news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан генерал-полковник Александр Лапинга Россия Герое исеме биреләчәк

Бүген Саклану министры Сергей Шойгу белән очрашу вакытында Россия Президенты Владимир Путин генерал-полковник Александр Лапинга РФ Герое исемен бирергә вәгъдә итте.

«Үзәк» төркеменең командующие генерал-полковник Лапинга һәм Көньяк хәрби округының 8нче армиясе командующие урынбасары генерал-майор Абачевка Россия Герое исемен бирү турындагы тәкъдиме белән килешәм. Президентның тиешле указы бүген үк имзаланачак», - дип белдерде Президент.

Александр Павлович Лапин 1964 елда Казанда туган, Казан югары танк команда училищесын, Бронетанк гаскәрләренең хәрби академиясен, шулай ук Генераль штабның хәрби академиясен тәмамлаган.

Россия Президентының 2017 елның 22 ноябрендәге указы белән Александр Лапин Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие итеп билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100