news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Идел буе Болгар илендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгына килгән кунакларны сәламләде

Россия Президенты Владимир Путин Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын оештыручыларга, анда катнашучыларга, кунакларга сәламләү һәм котлау сүзләре язылган телеграмма юллады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасына әлеге тантаналарга дистәләгән илдән кунаклар – сәясәтчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, фәнни һәм иҗади даирәләр, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре килүенә ихластан куанабыз. Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүе Ватаныбыз тарихында әһәмиятле маяк булды, аның күпконфессияле дәүләт буларак формалашуына сизелерлек йогынты ясады, бердәм һәм тупланган күпмилләтле Россия халкы формалашуда мөһим роль уйнады», - диде дәүләт башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия мөселманнары күп гасырлар дәвамында ил үсешенә зур өлеш кертте һәм әле дә кертүен дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100